Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Чынлы» ҖЧҖнең иген амбарында булды.
«Чынлы» ҖЧҖ иген амбарының гомуми мәйданы - 5 га. Төп эшчәнлеге – орлыкчылык хуҗалыгы (1998 елдан). Монда 10 000 тонналык 13 орлык склады, автоүлчәүләр (30 тоннага кадәр), ашлык эшкәртү комплекслары, тагын СКУ-10 ашлык киптерү җайланмасы урнашкан.
Районда чәчүлекләр 62,4 мең га тәшкил итә. Туфрак эшкәртелгән, уҗымлылар тулысынча ашланган.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, райондагы авыл хуҗалыгы оешмалары сыйфатлы орлыклар белән тәэмин ителгән.
Килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Чүпрәле районы аграр комплексы активы белән очрашты, шулай ук кулланыла торган авыл хуҗалыгы техникасын карады, минераль ашламалар күләме белән кызыксынды.
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гаффаров эшләрнең баршы турында сөйләде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Җаббаров Ф.Ф.» ИПнең сөт эшкәртү цехына юнәлделәр. Цех 2015 елның февралендә ачылган, 8 млн. сум күләмендә инвестицияләр кертелгән. Эшкәртү куәте – тәүлегенә 1 т сөт. Монда 6 кеше эшли.
Индивидуаль эшкуар Фәнил Җаббаров чыгарылучы продукция номенклатурасы турында сөйләде, бу – пастеризацияләнгән сөт, ряженка, кефир, эремчек, каймак, сөт өсте, йогурт, «Адыгәй» сыры. Продукция нигездә Чүпрәле районында, шулай ук Ульяновскта, Дмитровградта һәм Казан авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә реализацияләнә.