Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды

20.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Директорлар советы Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының быелның 1 кварталындагы эшчәнлеге йомгакларын һәм кайбер инновацион проектларны карады.  

Ил икътисадындагы тискәре күренешләр коронавирус пандемиясе нәтиҗәләрендә тагын да тирәнәйде. Гыйнвар-март айлары йомгаклары буенча Татарстанның нефть-газ химиясе комплексында продукция чыгару күләмнәре кимемәгән әле. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Бу күрсәткеч кимү продукцияне сату проблемасы нәтиҗәсендә килеп туарга мөмкин. Март-апрель айларында кулланучы тармакларның күбесе җитештерүләрен туктатканнар, экспорт һәм импорт логистикасында өстәмә чикләүләр барлыкка килгән. 

Комплекс предприятиеләрендә бу чорда җитештерү 8%ка арткан. Уңай динамика нефть продуктлары һәм пластмасса әйберләр җитештерүдә дә күзәтелә. Химик продукция җитештерү һәм нефть чыгару кимегән.  

Комплекс буенча төяп җибәрелгән продукция хакы 5%ка кимегән һәм 425 млрд сум чамасы тәшкил итә. База предприятиеләренең берләштерелгән бюджетка түләүләре сизелерлек кимегән.

Туризм һәм авиаочышлар кимү шартларында мотор ягулыкларын куллану кимегән.

Рафинат Яруллин ОПЕК+ килешүенең тукталуын тагын бер стрес фактор дип атады, шуның нәтиҗәсендә нефтькә бәяләр төшкән.

Россия нефть чыгаруны тәүлегенә 8 млн баррельгә кадәр киметергә ниятли.  «Татнефть» компаниясе бу шартларда инвестицияләрне нефть эшкәртүгә һәм нефть химиясенә юнәлтәчәген белдерде.   

Татарстанда 1 кварталда нефть эшкәртү күләмнәре 20%ка арткан. «ТАНЕКО» куәте 850 мең тонна булган кокслаштыруның авыр газойлен гидроочистарту җайланмасын эшләтеп җибәргән, шуның нәтиҗәсендә мотор ягулыкларын чыгару арткан. «ТАИФ-НК» җитештерү күләмнәрен 6,3%ка арттырган. 

Рафинат Яруллин икътисадны тотрыклы тотуның кайбер чараларын да атады, аларны кризис шартларында федераль дәрәҗәдә кабул итәргә кирәк.  

«Ситуация катлаулы, кризиска каршы план булырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов, ул март йомгаклары буенча бюджет керемнәренең сизелерлек дәрәҗәдә кимүен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, «кимү булачак, әмма әлегә аның тирәнлеге билгеле түгел, шуңа күрә карарларны зур тизлек белән кабул итәргә кирәк».

Аерым алганда, ТР Президенты нефть сервисы компанияләренә ярдәм кирәклеген искәртте. «Әгәр квалификацияле хезмәткәрләр коллективларын югалтсак, аларны яңадан җыеп алуы кыен булачак», - диде ул һәм «Татнефть» генераль директоры Наил Маһановка хезмәт ресурсларын вакытлыча объектлар төзүгә, юллар салуга, башка өлкәләргә юнәлдереп торырга тәкъдим итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материалалры буенча.