Рөстәм Миңнеханов Республика клиник сырхауханәсәнә булды

20.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник сырхауханәсәнә булды, анда ул Республика медицина һәлакәтләр үзәгенең интенсив терапия һәм ситуация үзәгенең яңа автоном блогын карап чыкты. 

Интенсив терапиянең яңа блогын авыр хәлдәге пациентларга, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе кузгаткан авыр үпкә ялкынсынуы кичерүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен ачылган иде. Блок үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратларына (ИВЛ) һәм экстракорпораль мембрана оксигенациясенә (ЭКМО) тоташтыру мөмкинлеге булган 7 ятактан тора.

РКС баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Татарстан Президентына ЭКМОның үпкә һәм йөрәк функцияләрен үти алырлык уникаль аппарат булуы турында сөйләде.

Блок тагын бронхоскопия комплексы, мобиль рентген-аппарат, портатив УЗИ-аппараты белән дә җиһазландырылган. Проект Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов ситуация үзәге эше белән танышты. Ул Covid-19 булган пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыру өчен оештырылган. Табиблар онлайн-режимда республиканың вакытлы инфекцион госпитальләрендә стационар дәваланучы авыр хәлдәге барлык авыруларга консилиумнар уздыралар.

ТР Президенты үзәкне оештыруны уңай бәяләде, мондый эш рәвешенең оператив һәм дөрес каралар кабул итүгә китерәчәген билгеләп үтте.  

Табибларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенге катлаулы заманда сәламәтлек саклау системасының эше гаять күбәйде. «Эшегез киеренке режимда бара. Сез коронавируска каршы турыдан-туры көрәшәсез. Кызганычка кары, бүген авыручылар саны арта бара. Бу якын көннәрдә эшегез тагын да күбәюне күрсәтә. Сабырлык сезгә. Без үз чиратыбызда сезгә ярдәм итәргә әзербез», - дип белдерде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.