Яңалыклар

19.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районында эш сәфәрендә.   

Төп максаты – Әгерҗе муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычларына багышланган район Советы утырышында катнашу.  

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Энергетиклар урамындагы 16 фатирлы йортка кешеләр күченү тантанасында катнаштылар.

19.02.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районында булды. Төп максаты – 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышында катнашу иде.

18.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Г.Кәриев ис. театр сәхнәсендә куелган "Э-моция" инклюзив театраль студия спектаклен карады. 

«Что я помню о себе» ("Үзем турында истәлекләр") стпектакле Татарстаннан Сиднейга яшәргә күчкән уңышлы яшь кеше турында. Төшләрендә ул балачагын күрә, һәм уңышлы карьерасына карамастан, туган җиренә кайту турында уйлый. 

 

18.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президены Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Биектау районы территорияләрендә төзелеш эшләрен алып баручы компания вәкилләре белән очрашты. 

18.02.2020

Татарстанның Сәнгать мәктәпләре 2020 елда 106,7 млн сумга музыкаль инструментлар, интерактив такталар һәм ноталар белән җиһазландырылачак.  Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта мәгълүм булды.

18.02.2020

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән Балалар сәнгать мәктәбен, шулай ук А.М.Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәген ремонтлау өчен акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән шәһәре һәм районы советларының берләштерелгән утырышында хәбәр итте.

18.02.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Яшел Үзән шәһәре һәм районы Советларының уртак утырышында катнашты.

Утырыш Яшел Үзән районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.

18.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Финляндиянең Kaukointernational компаниясе вәкилләре белән очрашты. 

18.02.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзән муниципаль районында булды.

Төп максаты – Яшел Үзән муниципаль районы һәм Яшел Үзән шәһәр Советлары утырышында катнашу иде.

18.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесе Валерий Липский белән очрашты. 

Указга РФ Президенты Владимир Путин быелның 6 февралендә кул куйган. Моңарчы Валерий Липский Башкортостан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазыйфасында булган. 

Битләр: << 741 742 743 744 745 ( 746 ) 747 748 749 750 >>