Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында булды

19.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәренә барды.  

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Буа районы аграр комплексы активы белән очрашты, шулай ук җирле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән продукция күргәзмәсен карады.

Татарстан Президены тагын Буа районының быелгы чәчү мәйданнары структурасы белән танышты.  

Бүгенгә районда 16,6 мең уҗым культуралары бар, барысы да әйбәт кышлаган. Язгыларын чәчергә керешкәннәр.

Районда 40 га шикәр чөгендере чәчкәннәр. Сөрүлекләрне тырмалыйлар, юеш туфраклы җир кишәрлекләрен эшкәртәсе калган. Күпьеллык үләннәр ашланган. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, районда фермерлар сыйфатлы орлыклар белән тәэмин ителгән. 

Барлык терлекләр дә азыклар белән тулысынча тәэмин ителгән. 

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгы Ранис Камәретдинов хәбәр иткәнчә, барлык сөт Зеленодольск сөт комбинатына эшкәртүгә тапшырыла.

«Авангард» ҖЧҖдә («Ак Барс» холдингы) Рөстәм Миңнеханов терлекчелек комплексының бозаулату бүлеге эше белән танышты.   

Рөстәм Миңнехановка шулай ук Буа районында бер инвесторның тагын бер сөт комплексы төзү турындагы тәкъдиме хакында сөйләделәр.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүе, шул исәптән ашлык чәчү һәм уңыш җыю, шулай ук терлекчелектә эшләү – барысы да өзлексез процесс, - диде ул. – Сез, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре эшегезне ташлап тора алмыйсыз, шул ук вакытта кешеләр белән дә аралашырга туры килә. Шуңа күрә саклык чараларын күрегез. Әлбәттә, бүген әле авылда санитар-эпидемиологик ситуация катлаулы түгел. Буа районында яңа коронавирус инфекциясе белән авыру очрагы бер генә. Тулаем республика буенча 160тан артык очрак, бүген күрсәткечләр үзгәрәчәк әле».

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген беркем дә коронавирус инфекциясеннән иминләштерелмәгән. Кешеләр арасында тиешле дистанцияне сакларга кирәк, индивидуаль саклану чараларын кулланырга, кулларны юарга, сакланырга кирәк.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген барлык муниципаль сәламәтлек саклау системасы коронавирус инфекциясе белән авыручыларны кабул итәргә әзер булырга тиеш. Моннан тыш, инфекция мөмкин кадәр таралмасын өчен мондый пациентларны изоляцияләү мөһим.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.