Рөстәм Миңнеханов азык-төлек кибетләрендә һәм аптекаларда бәяләрне мониторинглауны көчәйтергә йөкләде

18.04.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек кибетләрендә һәм аптекаларда бәяләрне мониторинглауны көчәйтергә йөкләде. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Киңәшмәдә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, муниципаль берәмлекләрдәге кайбер сәүдә оешмаларында күпмедер товарларга бәяләр артуы күзәтелде: ярмалар, оннар, ак май, шикәр. "ТР буенча Федераль антимонополия хезмәте идарәсе анализы нәтиҗәләре буенча бәяләр арту күбесенчә күпләп сату базарларында күзәтелә", - диде министр. 

Рөстәм Миңнеханов азык-төлек һәм медикаментларга сәбәпсез бәяләр артуны төгәл күзәтергә өндәде. Әлеге эшне коронавируска каршы тору буенча республика штабы координациялиячәк. 

«Безнең штабның эшен көчәйтергә, аны бәяләр үзгәрешен контрольдә тотарга тиешле оператив төркемнәр белән ныгытырга кирәк. Мин беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллинга йөкләмә бирдем. Без мондый очракларга игътибар итәргә тиешбез. Бу эшкә тиешле белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Прокурор йөкләмә бирәчәк», — диде ул.

Бу эшне Татарстан Президенты республиканың һәр районында оештырырга йөкләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев