ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы гидротехник корылмаларны теркәү барышы турында хәбәр итте

18.04.2020

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин гидротехник корылмаларны теркәү барышы турында ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Кайбер очракларда гидротехник корылмаларның канәгатьләндермәслек халәттә булулары халык, мөлкәт иминлегенә яный. Былтыр Иркутск өлкәсендәге хәлләрдән соң, күзәтчелек органнары һәм муниципаль берәмлекләр белән республикадагы гидротехник корылмаларны барладык, дип хәбәр итте министр. Аның сүзләренчә, хакимият органнарында ГТКны бедәм теркәү формасы булмаганга, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы күзәтчелек органнары белән берлектә (ТР буенча МЧС, Ростехнадзор) ГТКны хисапка алу буенча ведомствоара реестр формалаштырылды. Ул федераль күзәтчелек органнары белән бер формада. Реетрда объект турында мәгълүмат туплана. Һәр районнан мәгълүматларны туплагач, 965 ГТК исемлеге төзелде. Шул ук вакытта Ростехнадзорда исәптз 857 корылмаю Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, бердәм эш барышында мәгълүмат төзәтелә. 

Шул ук вакытта, министр сүзләренчә, хуҗасыз су объектлары ачыклана. Бу корылмалар буенча комиссия белән гидротехник корымланың куркынычсыз булуын раслау өчен, аны барып күрү кирәк. Муниципаль мөлкәт буларак 43 корылма теркәлә. 

Ростехнадзор һәм МЧС белән берлектә комиссия белән барып карау өчен график төзелде. 17 апрельгә 20 ГТК тикшерелде. Хәзерге вакытта актлары формалаштырыла. Министр ассызыклаганча, хәзерге эпидемиологик вәзгыять сәбәпле, күзәтчелек органнары авария хәлендәге гидротехник корылмаларны гына барып тикшерәләр. 

Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, тикшерү барышында гидротехник корылмаларны куллану нәтиҗәлеге түбән дәрәҗәдә булуы ачыкланды. Шуңа күрә ГТК бизнеска кызык түгел. Шуңа күрә аларны куллану бюджетка йөкләнә. 

Министр һәр муниципаль берәмлеккә ГТК исәпкә алуны тәмамларга һәм милек хуҗасын дөрес билгеләргә өндәде. Ул шулай ук һәр корылманың социаль яисә производсто ихтыяҗларына хезмәт итүен билгеләргә өндәде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.