Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ цехында һәм капремонттан соң сырхауханәнең йогышлы авырулар блогында булды

29.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. 

Чаллыга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов эпидемиягә каршы махсус костюмнар җитештерү белән танышты (җитештерү «КАМАЗ» ГАҖ цехларының берсендә оештырылган).

Моннан тыш, «КАМАЗ» ГАҖдә саклагыч битлекләр, дезинфикацияләү чаралары җитештерү дә эшләтеп җибәрелгән. Барлык продукция автогигант ихтыяҗларына китә, шулай ук медицина учреждениеләренә бушлай тапшырыла. 27 апрельгә 7,8 мең саклагыч костюм, 57,7 меңнән артык битлек җитештерелгән. Монда барысы 45 кеше эшли.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, хәзер предприятиедә җитештерүне туктаусыз режимда 25 меңләп кеше тәэмин итә, 9 мең хезмәткәр читтән торып эшләүгә күчерелгән. «КАМАЗ» ГАҖдә барлык санитар-эпидемиологик чаралар үтәлә.  

Рөстәм Миңнехановны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.

«Бүген хезмәт коллективларының иминлеген тәэмин итү аеруча мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. - «КАМАЗ» ГАҖ - коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауга җитди алым үрнәге. Эре предприятиеләр куркыныч зонасында, без кайбер объектларда йоктыру очракларын теркибез инде. Сак булырга кирәк. Кабатлыйм: җитәкчеләр кешеләр иминлеге өчен шәхси җаваплы. Мин Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать итәм – вәзгыятьне җентекләп күзәтергә һәм мондый җитәкчеләрне җаваплылыкка тартырга кирәк.  

Рөстәм Миңнеханов тагын «Чаллы йогышлы авырулар сырхауханәсе» ДССАУдә булды. 2018 елның маенда монда «В» корпусына (В1, В2 блоклары) капиталь ремонт башланган. Бүгенгә эшләр В2 блогында тәмамланган.

В1 блогында эшләр дәвам итә. 15 майга төгәлләргә җыеналар. Татарстан  Президенты эшне ял көннәрсез оештырырга кушты.  

«Бу – стратегик мөһим объект, - дип белдерде ул. Бүген без санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында теләсә нинди вакыйгаларга әзер булырга тиешбез. Ятаклар фонды да җитәрлек санда булырга тиеш, шулай ук барлык медицина җайланмалары да. Без яхшы резерв тәэмин итәргә тиеш».

Татарстан Президентын ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина озата йөрде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.