Рөстәм Миңнеханов Covid-19 таралуга каршы тору мәсьәләсенә багышланган Россия Президенты Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә катнашты

28.04.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия субъектлары җитәкчеләре белән Covid-19 таралуга каршы торы мәсьәләсенә багылнанган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Владимир Путин билгеләгәнчә, коронавирус пандемиясенә бәйле катлаулы шартларда илебез сәнәгате ресурсларын мобилизацияләп булды. Үпкәне ясалма җилләтү аппаратлары ел башында 60-70 берәмлек җитештерелсә, апрель аенда инде 800дән артык. Саклау маскалары производствосы 10 кат артты: ел башында тәүлегенә 800 меңнән апрельдә 8,5 миллионга кадәр җитте. Коронавирус инфекциясен дәвалауда кирәк булган дарулар производствосын юктан башлап җибәрделәр. Тест-системаларга килсәк, март-апрель айларына аларны җитештерү 9 катка артты. Россиядә март башында көн саен 2,5 мең инфекцияне ачыклаучы тикшерүләр үткәрелсә, хәзер алар көненә 150 меңгә җикткән. 

Бүгенге көнгә илдә хастаханәләрдә 116 мең махсус урын әзерләнгән, алар коронавирус инфекциясен дәвалау өчен җиһазландырылган. "Ягъни планлаштырылганнан да артык. Ләкин без алга карап эшләргә тиеш, һәм кирәк булса, төбәкләрдә тиз арада махсус койкалар әзерләү чараларын күрергә тиеш", - диде дәүләт башлыгы.

Россия Президенты искәрткәнчә, алда озын май бәйрәмнәре, ә алар арасында эш көннәре - 6, 7, 8 май. Владимир Путин әлеге өч көнне, эш хакы сакланып, ял көне дип игълан итте.  Шулай итеп, бөтен май бәйрәмнәрен исәпкә алып, эш булмаган көннәр 11 майга кадәр дәвам итәчәк. 

Дәүләт башлыгы РФ Хөкүмәте, Роспотребнадзорга Дәүләт Советының эш төркеме белән берлектә бер атна дәвамында 12 майдан башлап этаплап чикләүләр режимыннан чыгу адымнары параметрларын билгеләргә йөкләде. Агымдагы эпидемиологик вәзгыятькә һәм тотрыклы фаразларга бәйле рәвештә. 

"Кайсыдыр төбәкләрдә катыгый режимны сакларга яки хәтта тагын да көчәйтергә кирәк булыр, ә кайсыдыр төбәкләрдә, бөтен куркынычлыкларны исәпкә алып, аларны йомшарту ягын карарга кирәк. Мин үзизоляцияләнүдән этаплап чыгу турында әйтәм - сәнәгать предприятиеләре, хезмәт күрсәтү һәм сәүдә компанияләре, төзелеш, авыл хуҗалыгы, башка оешмалар һәм учреждениеләрен эшләтеп җибәрү", - диде Владимир Путин. 

Моннан тыш, Россия Президенты якын арада икътисадка һәм гражданнарга ярдәм чараларының чираттагы пакетын әзерләүне йөкләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.