Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары агымдагы вәзгыятьтә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар

27.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (РИТА) рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Россия Федерациясе җитәкчеләре – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән киңәшмә уздырды.

Киңәшәмдә катнашучылар санитар-эпидемиологик һәм икътисадый вәзгыятькә бәйле рәвештә Ассоциация тарафыннан төбәкләрдә башкарылган эш һәм шул җәһәттән уздырылучы чаралар турында тәкъдимнәр җыю һәм анализлау буенча мәгълүматны тыңладылар. 

Модераторы – РИТА директоры Иван Федотов.

Түбән Новгород, Калуга, Томск, Ульяновск өлкәләре, Саха Республикасы губернаторлары, губернаторлар урынбасарлары чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге шартларда төбәкләргә коронавирус инфекциясе таралуга, социаль-икътисадый вәзгыятьне тотрыкландыруга юнәлгән чараларны гамәлгә ашыруда федераль үзәк белән көчләрне туплап хезмәттәшлек итәргә кирәк.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда кече бизнеска һәм гражданнарның аерым категорияләренә ярдәм чаралары күрелә. Аерым алганда, республикада тиешле чаралар планы расланган; һәр көнне төп товарларга бәяләр мониторинглана; хезмәт базары оператив рәвештә мониторинглана.

Федераль исемлеккә керми калган зыян күрүче тармаклар предприятиеләренә ярдәм программалары комплексы әзерләнгән, шулардан: кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү, җәмәгать туклануы өлкәсендәге кече һәм урта эшкуарлыкның ашамлык китереп тору хезмәтләренә киткән чыгымнарын субсидияләү, республика һәм муниципаль милектәге мөлкәт өчен аренда түләвен кичектереп тору һәм башкалар.  

Әлеге вәзгыятьтә халыкның социаль мәсьәләләрен хәл итү аеруча мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда ихтыяҗы булган гражданнарга продуктлар һәм товарларны волонтерлар китерә, балалар бакчалары өчен абонент түләве изоляция чорында алынмый, дистанцион уку өчен азкеремле гаиләләр балаларына планшетлар сатып алынды.

Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче булып үзизоляция чорында йөрүләргә рөхсәт алу өчен электрон сервис (смс-пропусклар) эшләтеп җибәрде.

Республика предприятиеләре кыска срокта индивидуаль саклану чараларын җитештерүне арттырдылар.  

Рөстәм Миңнеханов бу катлаулы заманда төбәкара элемтәләрне ныгытырга өндәде. Россия Федерациясе җитәкчеләре – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары һәр төбәктә күрелгән чаралар турында сөйләделәр, тәҗрибә алмаштылар.  

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук мөмкин булган ярдәм чараларының төрле вариантлары турында да фикер алыштылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.