Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте активистлары белән очрашты

28.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик вәзгыять чорында республика кешеләренә ярдәм итүче гражданнар белән очрашты. Күп активистлар очрашуда онлайн режимда катнаштылар.

Татарстан Президентына «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте барлыкка килү турында сөйләделәр, хәрәкәт шушы катлаулы хәлләрдә калганнарга ярдәм итү өчен иҗтимагый берләшмәләр, ихтыярыйлар, бизнес һәм хакимиятләр көчләрен туплый. Болар – 60 меңнән артык Татарстан ихтыярыйлары, хәйриячеләр, КБАО, эре предприятиеләр, кече бизнес һәм йөзләгән республика кешесе. 

Хәрәкәтне оештыручыларның берсе – «Егоза» мәгариф үзәге директор Наталья Реснянская.

Рөстәм Миңнеханов хәрәкәт активистлары белән халыкка иң кирәкле ярдәм чаралары, шулай ук ихтыярыйларны индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итү турында фикер алышты.

Очрашуда «Казан Экспресс» компаниясе вәкиле Айрат Сунгатуллин да катнашты. Элегрәк «Казан Экспресс» аеруча мохтаҗ гражданнарга 10 меңләп ашамлык җыелмасы илтеп тапшыру инициативасы белән чыккан иде. Бүгенгә активистлар 5 мең җыелманы тапшырганнар инде.  

Моннан тыш, ихтыярыйлар өлкән яшьтәгеләргә һәм ялгыз кешеләргә иң кирәкле товарлар һәм медикаментлар илтәләр.  

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенә күренекле спортчылар да кушылган. Очрашуда катнашучы «Ак Барс» хоккей клубы яклаучысы Альберт Яруллин ашамлык җыелмаларын пенсионерларга, инвалидларга, шулай ук күп балалы гаиләләргә илтеп тапшырган.  

Татарстан Президенты «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте эшчәнлеген югары бәяләде, бу гамәлнең хәзерге заманда аеруча зарурлыгын искәртте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге катлаулы шартларда өлкәннәрне генә түгел, шулай ук Татарстанның ярдәмгә мохтаҗ башка кешеләрен дә кайгырту мөһим. «Мин бүген ярдәмгә мохтаҗларны кайгырткан һәркемгә рәхмәтлемен. Мондый авыр заманда безнең хәерле эшләр башкару өчен туплана алуыбыз аеруча мөһим», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, республикада 55 меңнән артык мохтаҗ кеше махсус ашамлык җыелмалары алачак. Әлеге гамәл Ак Барс Банның финанс ярдәме белән башкарылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.