Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов продуктларга һәм даруларга бәяләрне мониторинглау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә киңәшмә видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән узды.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада продуктлар, дару препаратлары җитү-җитмәү даими тикшереп торыла. Моның өчен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә эш төркеме төзелгән, шулай ук кайнар линия дә эшли.
Товарларга бәяләрне һәм аларның булу-булмавын Татарстан Республикасы Сәнәгать министрлыгы, һәр районда башкарма комитетлар, Татарстанстат, ЦЭСИ, Росздравнадзор, Госалкогольинспекция, УФАС, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы мониторинглый.
Татарстан Президенты аерым ассызыклаганча: безнең республикада төп ашамлык продуктлары җитәрлек.
«Бүген яңа уңыш алганчы элеваторларда ашлык запасы, шулай ук терлекчелек продукциясе – ит, сөт – кешеләргә җитәрлек булырга тиеш. Бу – ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы җаваплылыгында», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үзизоляция шартларында кешеләр товарларны якындагы кибетләрдән алырга мәҗбүр, бигрәк тә авыл җирендә.
«Намуссыз сатучылар, бу хәлдән файдаланып, бәяләрне махсус арттыралар. Районнар башлыкларына мөрәҗәгать итәм – бу хәлләрне булдырмагыз. Иң беренче чиратта кешеләр зыян күрә», - диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул бу эшкә хокук саклау органнарына да кушылырга тәкъдим итте.
Республикада кешеләр индивидуаль саклану чаралары – битлекләр, пирчәткәләр, антисептиклар белән тәэмин ителергә тиеш.
Агымдагы вәзгыять турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.
Республикасы буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфыйгуллин 24 төрдәге социаль әһәмиятле ашамлык продуктларына минималь һәм максималь бәяләргә мониторинг буенча ведомство эше турында сөйләде.