Рөстәм Миңнеханов "Мастер" КИП алтынчы чираты эше белән танышты һәм "Чаллы" клиника-санаториен карады

29.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркында булды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә иде. 

Үсешенең алтыннчы чиратында "Мастер" КИПда «КЁНИГ МОДУЛО РУ ЧЕЛНЫ» ҖЧҖ (автокомпонентлар җитетерү), «ДЖЕМСТАР» ҖЧҖ (чүкеп ясау, прессалау, штамповкалау, Хайерны тәэмин итүчеләр), «Промышленная безопасность» ҖЧҖ (күтәрү-транспорт машиналарын җитештерү һәм җиһазлар) компанияләре бар. 

Рөстәм Миңнехановка резидент-компанияләр эшчәнлеге һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүләре турында сөйләделәр. 

Татарстан Президенты шулай ук Чаллы инфекцион хастаханәсенең капиталь ремонтланган бинасын һәм "Чаллы" клиника-санаторийны карады. 

Клиника-санаторийда амбулатор-поликлиника, стационар һәм санатор-курорт медицина ярдәме күрсәтелә. Биредә медицина җиһазлары, шул исәптән УЗИ, лаборатория дә бар. 

Хәзерге вакытта әлеге оешмада коронавирус обсерватороы ясау мөмкинлеге турында сүз бара. 

Бүген Рөстәм Миңнехановка санаторий бүлмәләрен күрсәттеләр, дәвалау мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Санаторийда 80 авыруны кабул итү өчен барысы да әзер, урыннарны 150гә җиткерү өчен резерв та бар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина