Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районында терлекчелек комплексында булды

29.04.2020

Тукай муниципаль районындагы 500 башка исәпләнгән "Гигант" ҖЧҖ терлекчелек комплексында бүген Татарстан Республикасы Президенты булды. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов бүген Тукай муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул язгы кыр эшләре барышы белән танышты, механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашты. 

"Гигант" терлекчелек комплексын 2019 елның май аенда төзи башлаганнар һәм бу ел башында сафка керткәннәр. Комплекс мәйданы - 5 мең кв. метр, ул заманча җиһазландырылган һәм сыерларны тиешле санитар шартларда асрарга мөмкинлек бар. 

Гомумән Тукай районында "Гигант" ҖЧҖ үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерә. 

Рөстәм Миңнехановка шулай ук Тукай районының Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасы бинасы төзелеше турында сөйләделәр. Аны агымдагы елның июлендә тапшырырга ниятлиләр. Анда алты төркем, музыка һәм спорт заллары, азык-төлек, кер юу, медицина блоклары, белгечләр кабинетлары, төрле яшьтәге балалар өчен алты уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы һәм төрле кече архитектура формалары урнашачак.

Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 140 балага исәпләнгән. Хәзер Яңа Әҗмәкәй авыл җирлегендә эшли торган балалар бакчасына өч яшьлек һәм өлкәнрәк 100 бала йөри, өстәвенә, ул 95 балага гына исәпләнгән.

Тукай районына сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районы волонтерлары белән очрашты. Алар «Ярдәм янәшә» акциясенә кушылды. Волонтерлар Татарстан Президентына мохтаҗларга тапшырыла торган азык-төлек җыелмаларын күрсәтте.

«Сез игелекле эш эшлисез. Бу катлаулы чорда ярдәмгә аеруча мохтаҗлар да бар. Аларга игътибар күрсәтү безнең бурычыбыз. Сезнең ярдәмнән башка без моны эшли алмас идек», — дип мөрәҗәгать итте волонтерларга Рөстәм Миңнеханов.

Волонтерлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентына, республика проекты кысаларында Тукай районында 627 кеше азык-төлек җыелмасы белән тәэмин ителәчәк, ә андый җыелмаларны барлыгы 55 мең кеше алачак, дип сөйләделәр.

«Ярдәм янәшә! Ярдәм якында гына!» республика хәрәкәтенә Татарстанның 60 меңнән артык волонтеры, шулай ук хәйриячеләр, коммерцияле булмаган оешмалар, эре предприятиеләр, кече бизнес һәм республикада яшәүче битараф булмаган йөзләгән кеше кушылды. Татарстан Президены читтә калмыйча, йөрәк кушуы буенча игелекле эш башкаручыларга рәхмәт белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.