Рөстәм Миңнеханов Казанның АМЯС хезмәткәрләренә: Сез медицина ярдәменең иң алдынгы рәтләрендә

28.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясендә (АМЯС) булды һәм медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бүген Россия Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне.

ТР Президенты COVID-19 симптомнары булган авыруларны транспортлау өчен билгеләнгән ашыгыч медицина ярдәме машиналары белән җиһазландыру белән танышты. Моннан тыш, аңа күрелә торган иминлек чаралары, шул исәптән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен индивидуаль саклану чаралары һәм автомобильләрне чакырудан соң дезинфекцион эшкәртү чаралары турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов медицина персоналына өстәмә түләүләр буенча Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан башлап җибәрелгән зур ярдәм чараларына, төбәкләргә яңа автомобильләр җибәрүгә игътибар итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстанда «С» класслы 29 машина алу көтелә.

Казан шәһәренең АМЯС баш табибе Фәрид Галәветдинов шулай ук РФ Президентына да хәзерге катлаулы заманда зур ярдәме өчен рәхмәт әйтте.

Аннары Татарстан Президенты ашыгыч ярдәм станциясенең диспетчерлар хезмәтен карап чыкты. Диспетчерларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларны да һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. «Сез медицина ярдәменең иң алдынгы рәтләрендә. Хәзер медицина хезмәткәрләренә бик авыр чак. Сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, сез кешеләребез исәнлеге өчен көрәшәсез. Рәхмәт сезгә!» - диде ТР Президенты. 

Бүген республика ашыгыч медицина ярдәмендә 3 меңләп кеше эшли.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.