Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә муниципаль районында эш сәфәрендә булды

14.05.2020

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Шахмай авылы янәшәсендә язгы кыр эшләрендә катнашучы «Агро-Основа» ҖЧҖ механизаторлары белән очрашты. «Агро-Основа» ҖЧҖ җитештерү базасында Татарстан Республикасы Президентына яңа SGR50 орлык киптерү комплексы турында сөйләделәр.

Бу заманча җайланма «Авыл хуҗалыгы җитештерүен техник һәм технологик модернизацияләү» программасы буенча сатып алынган (60х40 исәбеннән).

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инвесторлар белән очрашты. Язгы кыр эшләренең барышы турында район башлыгы Вячеслав Козлов сөйләде.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җәббровның озата йөрде. 

Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. 

2020 елда Яңа Чишмә муниципаль районында быелгы уңышка дип минераль ашламалар 31,7 кг.д.в./га тупланган (республика буенча уртача - 61,2). Район басуларында уҗымнар – 12,4 тыс.га (100%), күпьеллык үләннәр 10,0 мең гектарда ашланган (75%).

Күпьеллык үләннәр, парга сөрүлекләр тырмаланган. 37911 га, (77%) чәчелгән, шул исәптән язгы бөртеклеләр - 23411 га, бодай – 7200 га, арпа – 12200 га, солы – 3000 га. Орлыклар белән тәэмин ителеш 8,5 мең тн, 101%.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.