Рөстәм Миңнеханов Казанда Петровлар гаиләсен Халыкара гаилә көне белән котлады

15.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рустам Минниханов Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләсе Николай Александрович һәм Галина Михайловна Петровларда булды.

Петровлар гаиләсе Казанда яши, ТР Президенты аларга кунакка Халыкара гаилә көне уңаеннан барды. Әти-әнисен котларга ике кызлары - Ирина Николаевна Петрова һәм Лариса Николаевна Петрова да килгән иде. 

Рөстәм Миңнеханов Петроваларны Халыкара гаилә көне һәм узган елны билгеләнгән гаиләләре юбилее белән котлады. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, хәзерге заманда гаилә дәүләт һәм җәмгыять иминлеге нигезе булып тора, һәр кеше тормышы гаиләдән башлана, бу мәхәббәт, ихтирам һәм якынлык чыганагы. 

Сез катлаулы чорларда да бер-берегезгә мәхәббәтне саклап калгансыз, искиткеч балалар тәрбияләгәнсез, оныкларны да тәрбиялисез, бу бик кыйммәтле, диде Рөстәм Миңнеханов Николай Александрович һәм Галина Михайловнага. 

Ул шулай ук ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу белән котлады. 

Рөстәм Миңнеханов Петровлар гаиләсенә шулай ук мәхәббәттә, бер-берсен ихтирам итеп яшәргә теләде. Сезгә оптимистлык, рухи күтәренкелек һәм озын гомер телим, диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.