Рөстәм Миңнеханов мохтаҗлар өчен ашамлык җыелмалары әзерләү үзәге эше белән танышты

15.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәрәкәте кысаларында ашамлык җыелмаларын бүлү үзәгендә булды һәм мохтаҗлар өчен социаль ашамлык җыелмалары әзерләү үзәге эше белән танышты. Үзәк «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә оештырылган.

Үзәктә эш ике сменада бара, җыелмаларны тәүлек буена туплыйлар. Барлыгы 118 хезмәткәр эшли. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ашамлыклар җыелмалары конвейер форматында әзерләнә.

Бер җыелма хакы 1,2 мең сум. Ашамлыклардан җыелмага төрле ярмалар, он, көнбагыш мае, шикәр, макароннар, сыер итеннән тушенка, чәй һәм кондитер әйберләре керә. «Һәр гаиләгә кирәкле ашамлыклар җыелмасы. Монда иң кирәклеләре тупланган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Беренче ашамлыклар җыелмасы партиясен 55 мең гаилә алган инде. Дүшәмбедән икенче партия җибәрелә башлый. Барысы бу җыелмалар дүрт мәртәбә таратылачак, аена ике мәртәбә.    

Үзәк вәкилләре белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов эшне оештыруны югары бәяләде. «Бу – бик катлаулы, җентекле эш. Монда ул тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Бу мөһим һәм мактаулы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә», - диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.