Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс Арена" стадионында ифтарга ризык җыелмаларын әзерләү үзәгендә булды

15.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс Арена" стадионында булды, анда ул ифтар өчен ризык тартмаларын әзерләүне күзәтте. ТР Президентын Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде. 
Быел республика ифтары яңа форматта оештырылды. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә мохтаҗ булган татарстанлыларга авыз ачу өчен махсус ланч-боксларны өйләренә илтәләр.  Хәйрия чарасы Рамазан ае дәвамында оештырылачак. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, көн саен стадион территориясендә меңләп ифтар өчен ризык тартмалары әзерләнә. Аларны ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына, шулай ук ТР районнары мәчетләре имамнарына һәм мөхтәсибләренә мохтаҗларга бүленү өчен тапшыралар. Бөтен санитар-эпидемиологик таләпләр башкарыла. 

Башка оешмалар да ифтарга җыелмалар әзерли. Барлыгы бүгенге көнгә татарстанлыларга  100 меңнән артык азык-төлек бокслары тапшырылды. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.