Алексей Песошин: Татарстанда гражданнарның битлек кию режимын үтәүләре катгый контрольдә тотылачак

12.05.2020

Татарстанда гражданнарның битлек кию режимын үтәве катгый контрольдә тотылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары, министрлыклар һәм ведомстволар белән видеоконференция режимында узды һәм ул санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган иде.

Алексей Песошин Татарстанда Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 маенда кабул ителгән 370 номерлы карары үз көченә керүен, аның нигезендә республика халкына өйдән чыгу өчен СМС-пропуск алырга кирәкмәвен искә төшерде.

Шул ук вакытта, агымдагы санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле барлык таләпләрне үтәү бөтен кеше өчен мәҗбүри, дип ассызыклады ул.

Безнең бурыч – икътисадка ярдәм итү, ихтыяҗны тәэмин итү һәм акрынлап нормаль тормыш тәэмин ителешенә күчү, диде Алексей Песошин.

Әмма гражданнар сәүдә урыннарында, җәмәгать транспортында һәм башка җирдә битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә тиеш.

Аның сүзләренә караганда, кешеләрнең битлек кию режимын үтәве мобиль төркемнәр тарафыннан контрольдә тотылачак, анда полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре, шулай ук җирле хакимият дәрәҗәсендә башкарма комитет вәкилләре керәчәк.

“Мин битлек һәм перчаткалар киеп йөрим, сезне дә, хезмәттәшләрем, шуңа чакырам. Сез бу кагыйдәләрне урыннарда үтәүнең беренче үрнәге!” - диде ТР Премьер-министры.

Ике көннән соң тагын бер киңәшмә узачак. Анда төбәк шәһәрләрендә һәм районнарында битлек кию режимын үтәү нәтиҗәләре буенча фикер алышачаклар, дип билгеләде Алексей Песошин.

Ул шулай ук ТР Юстиция министрлыгы санитар чараларны үтәү һәм битлек киеп йөрү режимын бозган өчен штрафлар белән бәйле белешмәлек эшләде, дип искә алды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.