Татарстан Республикасында 1520 мең гектар чәчелгән, ягъни фаразланган язгы чәчүлекләренең 85 %

16.05.2020

Татарстан Республикасында май аендагы яхшы һава торышы чәчү эшләрен тулы көчкә башкаруны мөмкин итте, тәүлегенә чәчү эшләрен 100 мең гектардан арттырып булды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Республика кырларында язгы культуралар 1520 мең гектарда чәчелгән, бу барлык мәйданнарның 85 проценты дигән сүз. Шуның 94 проценты — бөртеклеләр (978 мең гектар); 72 проценты — майлы культуралар (205 мең гектар); 99 проценты — шикәр чөгендере (49 мең гектар); 64 проценты — кукуруз (118 мең гектар); 82 проценты — азык культуралары (210 мең гектар).

Министр хәбәр иткәнчә, Зәй районында чәчү кампаниясе тулысынча тәмамланган, шулай ук якын көннәрдә Нурлат, Тәтеш, Тукай һәм Буа районнарында да чәчү төгәлләнәчәк.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, быел чәчү мәйданнарының структурасында кайбер үзгәрешләр бар. Базардагы тискәре конъюнктура аркасында һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы киңәше белән шикәр чөгендере игелә торган мәйданнар 24 процентка — 50 мең гектарга (2019 елда – 64,6 мең гектарга) кадәр киметелгән. «Узган еллардагы кебек үк, үзебезне шикәр комы белән тәэмин итәргә һәм артыгын Россия базарына чыгарырга ниятлибез», - диде ул.

Майлы культуралардан рапс мәйданнары 25 мең гектарга арттырылган, көнбагыш мәйданнары исә 5 мең гектарга киметелгән.

Тулаем алганда, Татарстанда чәчү кампаниясе ахырына якынлашып килә, дип искәртте Марат Җәббаров.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина