Рөстәм Миңнеханов: Гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итү – иң мөһим бурыч

11.05.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм гражданнарга, ил икътисадына ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимында киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  

Владимир Путин эш көне булмаган көннәр режимының тәмамлануы турында игълан итте, бизнеска һәм балалы гаиләләргә ярдәмнең яңа чаралары турында сөйләде.   

Киңәшмә тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы үзенең мөрәҗәгатендә сөйләп үткән чаралар турында фикер йөртте. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, үз вакытында кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә Россия Covid-19 таралуга бәйле вәзгыятьне контрольдә тотты. Кыска вакыт эчендә илдә коронавирус белән авыручылар өчен махсуслаштырылган ятаклар саны арттырылды, предприятиеләр, яңа санитар-эпидемиологик нормаларны исәпкә алып, эшләрен җайга салып җибәрделәр, гражданнар авыруны булдырмау чараларына игътибарлы булдылар.   

«Бүген Россия Президенты Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм субъектлары башлыклары алдына яңа бурычлар куйды. Беренчедән, эш көне булмаган көннәр режимы тәмамланды. Без яңа юл картасына керәбез. Шул ук вакытта  Владимир Путин билгеләп үткән югары әзерлек һәм илебез гражданнары иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенең мөһим булуы белән тулысынча килешәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, үз мөрәҗәгатендә дәүләт башлыгы балалы гаиләргә ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында да әйтте. «Кыска вакыт эчендә бу максатларга күп акчалар юнәлдереләчәк. Акчалар маткапитал аша биреләчәк, башка инструментлар да кулланылачак», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә өстәм ярдәм буенча Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «мондый форма һәм мондый алымнар булганы юк иде әле». «Сүз бурычларны реструктуризацияләү турында гына түгел, субсидияләр турында да бара. Төп критерий – хезмәт коллективларын саклап калу», - диде ул. Үзмәшгүль эшкуарларга да ярдәм күрсәтеләчәк. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, үзизоляция режимы үзгәрәчәк. 12 майдан Татарстанда республика кешеләренә өйләреннән читтә йөрү өчен цифрлы смс-пропуск һәм эш урыннан белешмә кирәк булмаячак. Сәүдә объектлары эшләрен торгызачак. «Икътисадны тергезеп җибәрергә кирәклекне без аңлыйбыз. Республикада күп предприятиеләр эшен дәвам итте, әмма эшчәнлекләре чикләнгәннәре дә бар иде, - диде ТР Президенты. – Чаралар йомшартылуга карамастан, гражданнарны яклау – безнең төп бурыч. Кешеләр урамнарга чыга алалар. Әмма иминлек таләпләре һичшиксез үтәлергә тиеш». 

«Россия Федерациясе Президентының бүгенге мөрәҗәгате бик мөһим. Безнең өчен дәүләт башлыгы субъектларга билгеләгән барлык вәкаләтләрнең сакланып калуы әһәмиятле. Без куелган бурычларны үтәү өчен ил җитәкчелеге алдында тулысынча җаваплы», - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.