Татарстан Республикасында 2020 елда гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м булган 1064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт планлаштырыла

16.05.2020

Татарстан Республикасында 2020 елда гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м булган 1064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт планлаштырыла. Капремонт программасында 41 муниципаль берәмлек (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре) катнаша. Финаслау күләме  6 млрд 658 млн 58 мең сум.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Татарстан Республикасы Төзелеш министры хәбәр иткәнчә, быел Газлаштыру фонды 5 программаны гамәлгә ашырачак. «Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы кысаларында проект-смета документация әзерлеге 100% тәшкил итә. 25,5 км суүткәргеч салынган, 1 скважина борауланган, 1 су җыю манарасы куелган. Калган 49 объект буенча аукцион игълан ителгән.

«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча проект-смета документациясе әзерлеге – 100%. Электрон аукцион игълан ителгән, контракт төзү көне – 30 май.

«Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында индивидуаль җылыту системаларына күчү, блоклы-модульле казаннар кую» программасы буенча Актаныш һәм Буа районнарында 63 күп фатирлы йортта 1353 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү карала. Моннан тыш, 19 социаль-мәдәни объектта 29 казан куярга җыеналар, 14 км газүткәргеч корылган.

«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча электрон аукцион уздырылган.

«Татарстан Республикасы торак пунктларында су җибәрү системасын яңарту» программасы буенча 252 км электр үткәрү линиясе төзү һәм 12177 яктырткычны алмаштыру карала.

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 13-14 майда төзелеш объектлары буйлап рейд оештырылган, аларда 200ләп кеше эшли. Рейдта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор вәкилләре дә катнашкан. Объектларда техник иминлек, шулай ук санитар-эпидемиологик вәзгыять таләпләрен үтәү тикшерелгән. Министр билгеләп үткәнчә, объектларда санитар нормаларны үтәүгә җитдирәк карарга кирәк булганнары да бар.  

Татарстан Республикасы Төзелеш министры билгеләп үткәнчә, 25 майдан республикада индивидуаль торак төзелешен үстерү буенча белгечләрне дистанцион (видеоконференция режимында) укыту ниятләнә. Укытуга КДАТУ мөгаллимнәре, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белгечләре җәлеп ителәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.