Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе Губернаторы Игорь Васильев Киров өлкәсенең Слободской шәһәрендә 311 нче укчылар дивизиясе сугышчыларына мемориал ачуда катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсендә эш сәфәрендә.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсенә эш сәфәренә килде.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Казанның берничә объектын төзү барышын бәяләде.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар, шулай ук подряд оешмалары вәкилләре дә объектларда булдылар.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.
Очрашуда төбәкне киләчәктә социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шул исәптән төзелеш тармагы һәм транспорт инфраструктурасын үстерү буенча да.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгате.
Татарстан Президенты исеменә ТАССР 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килүе дәвам итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин телеграмма юллаган, ул тарихи көн белән котлап, татарстанлыларга республика һәм бөтен Россиянең чәчәк атуын, алга таба уңышлар һәм иминлек теләгән.
Республиканың бер гасырлык юбилее татарстанлыларның мөһим бердәмлек факторына һәм горурлык предметына, шулай ук бөтен ил өчен әһәмиятле датага әверелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев һәм башкалар катнашты. Чара Казан Ратушасында узды.
Татарстан Республикасын аның төзелү, торгызылу һәм үсеш дәверләрендә чып-чын лидерлар, сәләтле һәм талантлы идарәчеләр – ТАССР ревкомы әгъзалары, соңыннан Совнарком, ТатЦИК һәм Министрлар советы әгъзалары җитәкләде.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышында хәбәр итте.
Утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ачты.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин татарстанлыларны ТАССР 100 еллыгы белән котлады.
Владимир Путин телеграммасын бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин укыды.
Бүген в республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышы узды.