Рөстәм Миңнеханов республиканың ИТ-тармагы вәкилләре белән Татарстанны цифрлы үстерү перспективалары турында фикер алышты

19.08.2020

Бүген Ак Барс Банк офисында (Казан ш.) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Цифрлы үсешкә ярдәм ассоциациясенең беренче утырышы узды. Чарада ИТ-компанияләр җитәкчеләре, Ак Барс Банк Идарәсе Рәисе Зөфәр Гәрәев, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Иннополис, «Системы документооборота» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

«Ассоциациянең составы бик җитди. Монда Россия базарында да, тышкы базарларда да эш итүче эре компанияләр вәкилләре катнаша. Мондый мәйданчык диалог алып бару, тәҗрибә алмашу һәм бердәм хәл ителешләр эшләү өчен  бик кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып.

Утырышта катнашучылар ИТ-тармакны үстерү буенча берничә тәкъдим керттеләр, шулардан: төбәкнең ИТ-белгечләрен укыту һәм шуннан соң эшкә урнаштыру буенча бердәм система булдыру, дәүләт секторы һәм предприятиеләр белән берлектә ИТ-продуктларны куллану, шулай ук катнашучылар арасында әзер хәл ителешләрне алмашу.    

Ак Барс Банк Идарәсе Рәисе Зөфәр Гәрәев билгеләп үткәнчә, Цифрлы үсешкә ярдәм ассоциациясе республика ИТ-компанияләре, сәнәгать предприятиеләре, телекоммуникация тармагы һәм банклар арасында интеграцияләүче звено булырга тиеш. 

ICL компанияләр төркеме республиканың мәгълүмат системаларын җирле вендорларга ярдәмгә күчерү өчен компонент базаны үстерүнең бердәм үзәге кирәклеге турында фикер әйтте, ә «Татнефть» исә үзенең мәгълүмат иминлеге, IT-продуктлар эшләү һәм белешмәләрне эшкәртү өлкәсендәге эшләнмәләрен бергәләп куллану турында тәкъдим әйтте. Тагын InnoStage, Таттелеком һәм Иннополис вәкилләре дә әзер хәл ителешләрне бергәләп куллану турында фикер әйттеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.