Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 12 нче утырышында катнашты.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар катнашты.
Көн тәртибенә 26 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайлау турында, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзаларын – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкилләрен сайлау турында, «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтулары хакында» № 80-6 Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
Төгәлрәк – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сайтында.
Утырышта депутатлар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Сәрия Сабурская кандидатурасын хупладылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Сәрия Сабурскаяны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп сайлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон кабул итте, аның буенча җирле үзидарә органнары участок полицейскийларына әлеге вазыйфада эшләгән чорда торак урыны бирергә хокуклы булачаклар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бу закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул итте.
Моннан тыш, бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтулары хакында» Татарстан Республикасы законы проектын кабул итте.