Яңалыклар

23.06.2020

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада терлек азыгы әзерләү һәм фермерларга ярдәм чаралары турында сөйләде.

23.06.2020

Бүген Россиянең төрле шәһәрләрендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисләре һәм ТАССР Министрлар Советы рәисләре каберләренә чәчәкләр салдылар.

23.06.2020

ТР Хөкүмәте йортында  Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы узды.

Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

23.06.2020

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан шәһәрендә “Адымнар - белем һәм килешүгә юл” беренче күптелле белем бирү комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.

23.06.2020

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисләре һәм ТАССР Министрлар Советы рәисләре каберләренә чәчәкләр салды.

Бу чаралар Яңа Татар бистәсе һәм Арча зиратларында узды.

23.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росатом» атом  энергиясе буенча дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев белән очрашты.  

Очрашу видеоконференция режимында узды.  

23.06.2020

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә чакыруга әзерләү үзәгендә булды. Ул Татарстан Республикасыннан армиягә чакырылганнарны хезмәт итү урыннарына җибәрү тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов аларга уңышлар теләде һәм алар хезмәтләрен лаеклы узарлар дип ышаныч белдерде, исән-сау, мораль һәм физик яктан ныгып кайтуларын теләде.

«Татарстанлылар һәрвакыт үзләренең армиягә әзерлекле булулары һәм теләсә нинди кыенлыкларны да җиңеп чыга алулары белән дан тоталар», – диде Татарстан Президенты.

 

21.06.2020

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

 Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Бик борынгы заманнардан ук сез башкарган хезмәт намуслылык, шәфкатьлелек, миһербанлык һәм кешелеклелек сыйфатларының чагылышы булып тора. Кешеләрнең авырту-сызлауларын үз йөрәгегез аша уздырып, аларның күңелендә ышаныч һәм өмет чаткысы уяту җиңел түгел.

20.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Республика клиник хастаханәсе нигезендәге AMTEC KAZAN югары медицина технологияләре мәгариф үзәгендә узды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы - Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина катнашты. 

20.06.2020

Бүген Медицина хезмәткәре көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына яңа ашыгыч ярдәм машиналары ачкычларын тапшырды. Чара Республика клиник сырхауханәсе территориясендә узды.   

Битләр: << 701 702 703 704 705 706 707 ( 708 ) 709 710 >>