Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын уздырды

19.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә өндәүләргә кармастан, инвестицияләр җәлеп итү һәм Татарстанда яңа проектларны гамәлгә ашыру – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. «Республика үз үсешен дәвам итәргә тиеш», - диде ул.

Инвестицион эшчәнлеге өлкәсендә закон чыгару инициативалары һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны мониторинглау турында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Быелның беренче яртыеллыгында Татарстанның эре һәм уртача предприятиеләреннән 114 млрд сумлык хосусый инвестицияләр кергән, шулай ук 12 млрд сум – Россия Федерациясе субъектларыннан. Бу үткән елның шушы чорына туры килә.

Аннары утырышта катнашучыларга 7 инвестицион проект тәкъдим ителде. «ИТЛЕ КИТЧЕН» компаниясе индивидуаль һәм бергә төргәкләнгән әзер ашамлык продуктларын үзендә җитештерүне оештыру турында проект тәкъдим итте. «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә кирәкле югары технологик җайланмалары булган җитештерү-склад урыннары төзү планлаштырыла. Эшчәнлекне 2021 елда башлап җибәрергә җыеналар. Елына әзер ашамлык күләме 3,6 мең тонна җитештерелер дип фараз кылына.

«Консорциум строительных компаний» ҖЧҖ «HalalGuideMall» сәүдә үзәге проектын булдыру проектын тәкъдим итте. Проект хәләл яшәү рәвешен үстерүгә юнәлә. Хәләл ризык, хәләл-шопинг һәм хәләл-фитнес юнәлешләренә басым ясала.

UBC Groupка керүче «Умные машины» ҖЧҖ заманча сәүдә суыткыч җайланмаларын җитештерүне оештырырга ниятли. Нәтиҗәдә елына 30 меңгә кадәр җайланма җитештерү күзаллана. 300 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Авиация һәвәскәрләре федерациясе Балык Битсәсе районында «Масловка» аэрошәһәрчеген булдыру проектын эшләгән. Проект концептуаль инновацион бистә булдырырга юнәлгән, максаты – кече һәм эшлекле авиацияне, балаларның авиация-техник иҗатын үстерү, шәһәрдән читтә актив ял зонасы булдыру.  

«Alishech Ltd.» Израиль компаниясе республика территориясендә кан плазмасын фракцияләү буенча завод төзергә тели, җитештерү куәте елына 500 тонна эшкәртелгән плазма булачак.

«ХЭДМЕЙД» компаниясе зиратлар эшчәнлеген автоматлаштыру һәм мәетләрне җирләү буенча хезмәт күрсәтүләрне яхшырту буенча «Мемориал» проектын тәкъдим итә. Система 2015 елда эшләтеп җибәрелгән һәм Казанның 13 зиратында гамәлгә кертелгән.

Азакта «Түбән Кама» сәнәгать паркының икенче чиратын үстерү буенча инвестицион проект каралды, торгларсыз гына Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе нигезендә арендага җир кишәрлеге алырга дәгъва кылына. Яңа мәйданчыкта 20 яңа резидент урнаштыру һәм 1,6 меңгә кадәр яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Утырышта катнашучылар барлык проектларны да хупладылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу катлаулы икътисадый хәлләрдә потенциаль инвесторлар белән эшне активлаштырырга һәм алар эше өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.