Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия атомчыларын атом сәнәгатенең 75 еллыгы билгеләнгән котлады. «Сезнең ил оборонасы һәм тыныч атом өлкәсендәге эшегез ихтирамга лаек», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Росатом» республиканың стратегик партнеры булып тора. Саров һәм Снежинск үзәкләре белән конструктив хезмәттәшлек корылган. «Алабуга» МИЗда проект гамәлгә ашырыла, «Росатом» Иннополис белән хезмәттәшлекне дәвам итә.
Алексей Лихачев үз чиратында Татарстан белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлекне югары бәяләде. «Татарстан инновацияләр, цифрлы трансформация һәм кадрлар әзерләү буенча актив эш алып бара», - диде ул.
Очрашуда катнашучылар цифрлы өлкәдә уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.