Яңалыклар

21.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашты.

21.04.2020

Хөрмәтле татарстанлылар!

Һәр елның 21 нче апрелендә Россия Федерациясе һөнәри бәйрәмнәре исемлегендә ныклы урын алган Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бүген җирле үзидарә илебездәге халык хакимиятен, дәүләтчелек һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә һәм камилләштерүдә бәяләп бетергесез күренекле роль уйный.

20.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яңа типтагы коронавирус таралуны кисәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында оператив киңәшмә уздырды. 

20.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Директорлар советы Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының быелның 1 кварталындагы эшчәнлеге йомгакларын һәм кайбер инновацион проектларны карады.  

20.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

20.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник сырхауханәсәнә булды, анда ул Республика медицина һәлакәтләр үзәгенең интенсив терапия һәм ситуация үзәгенең яңа автоном блогын карап чыкты. 

19.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Чынлы» ҖЧҖнең иген амбарында булды. 

19.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәренә барды.  

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Буа районы аграр комплексы активы белән очрашты, шулай ук җирле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән продукция күргәзмәсен карады.

Татарстан Президены тагын Буа районының быелгы чәчү мәйданнары структурасы белән танышты.  

18.04.2020

Православие динендәге кадерле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән тәбрик итәм!

Пасха, фани дөньядан кичеп, әхлакый чиста, мәңгелек яңа яшәештә терелүне гәүдәләндерә, христианнарның күңелендә гөнаһлардан арыну, игелекнең һәрчак өстен чыгачагы турындагы якты уйлар һәм тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт хисләре уята. «Үлеме белән үлемне җиңгән» Христос аны таныган миллионлаган кешегә үз язмышына төшкән сынауларны, авырлыкларны зарланмыйча күтәреп, изге эшләр кылуны, тату яшәүне, гадел һәм гүзәл фигыльле булуны, сырхауларга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузуны васыять итеп, камиллекнең иң югары дәрәҗәсенә ирешү юлын күрсәтте.

18.04.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек кибетләрендә һәм аптекаларда бәяләрне мониторинглауны көчәйтергә йөкләде. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Битләр: << 701 702 ( 703 ) 704 705 706 707 708 709 710 >>