Татарстан пандемия шартларында эшмәкәрлеккә 1,7 млрд сум бүлеп биргән

18.08.2020

Татарстан Республикасы пандемия шартларында эшмәкәрлеккә ярдәм итеп 1,7 млрд  сум бүлеп биргән. Бу хакта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

“Агымдагы елда ташламалы микрозаймнарга, кредитлар буенча поручительлекләргә һәм субсидияләргә 1,7 млрд сумга якын акча күчерелде”, - диде ТР икътисад министры.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләгәнчә, пандемия фонында икүтисадый кризис шартларында республика кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүен дәвам итәчәк.

Алга таба ярдәм чаралары күбрәк яисә азрак зыян күргән тармакларга бүленмәячәк.

Пандемия вакытында Татарстан бизнес-омбудсмены кайнар элемтәсе 13 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән. Апрель аенда көненә 650 шалтырату кабул иткән вакытлар да булган. Бу хакта ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

“5 ай эчендәге мөрәҗәгатьләр саны узган 7 ел эчендә җыелган шалтыратулардан өч тапкырга артты”, - диде Фәрит Габделганиев.

Спикер белдергәнчә, (843) 203-29-08 кайнар элемтә телефоны һаман да эшли. Эшмәкәрләр хәзер дә көн саен сораулары белән мөрәҗәгать итә ала. 

 


“Татар-Информ” МА