Быел Татарстанда 50 км дан артык төбәк юлларын, җиде күпер, өч юлүткәргеч төзү планлаштырыла, шулай ук 238 км төбәк юлларын һәм дүрт күперне капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов математика буенча кызлар өчен Европа олимпиадасында җиңү яулаган Казанның 131 нче лицее укучы кызлары һәм укытучылары, ата-аналары белән онлайн-очрашу уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясендә (АМЯС) булды һәм медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бүген Россия Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов продуктларга һәм даруларга бәяләрне мониторинглау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә киңәшмә видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (РИТА) рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Россия Федерациясе җитәкчеләре – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән киңәшмә уздырды.
Киңәшәмдә катнашучылар санитар-эпидемиологик һәм икътисадый вәзгыятькә бәйле рәвештә Ассоциация тарафыннан төбәкләрдә башкарылган эш һәм шул җәһәттән уздырылучы чаралар турында тәкъдимнәр җыю һәм анализлау буенча мәгълүматны тыңладылар.
Модераторы – РИТА директоры Иван Федотов.
Бүген, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулган көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Габдулла Тукай исемендәге бакчасында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Туган тел көне уңаеннан тәбрик итәм!
Татар халкының бөек улы – милли шигъриятебез кояшы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бу бәйрәм Татарстанда һәм милләттәшләребез яшәгән барлык җирләрдә гаять тантаналы итеп, зур күтәренкелек, ата-бабаларыбызның борынгы мәдәниятенә һәм данлыклы традицияләренә ихлас хөрмәт белән билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасының иң эре предприятиеләрендә медицина маскаларsy җитештерү линияләре эшли башлый. Республика предприятиеләрендә медицина маскаларын җитештерүнең гомуми күләме, яңа линияләрне исәпкә алып. аена 37,45 млн данә була. Җиһазларны 27-29 апрель көннәрендә эшләтеп җибәрү көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елның беренче кварталында терлекчелек үстерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, бөтен категориядәге хуҗалыкларның җитештерү күрсәткечләре күбесенчә уңай. Агымдагы елның өч аенда 130 мең тонна ит һәм кош ите үстерү планлаштырылган иде. Нәтиҗәдә - палан 1 %ка артык та башкарылган.
Татарстан Республикасында барлык төзелеш мәйданнарында да чисталыкны тәэмин итү максатларында санитар-экологик ике айлык дәвам итә - «Чиста төзелеш» гамәле уздырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.