Яңалыклар

18.07.2020

Республиканың хезмәт коллективларында яңа коронавирус инфекциясе белән авырулар очрагы 2 мәртәбәгә кимегән. Бер атна эчендә 9 яңа хезмәт коллективында 20 очрак теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы буенча Баш санитар табиб Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

18.07.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү чараларын аерым контрольгә алырга йөкләде. Бүген бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

18.07.2020

Татарстанда яшь гаиләләр социаль ипотека буенча торак алачак. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тиешле карарны имзалаган.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшьләр өчен иң кискен проблема – үз тораклары булмау. Яңа ярдәм чарасы 6 меңнән артык яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.  

18.07.2020

Агымдагы елның 5 аенда хуҗалыкларның тулай продукция күләме 77,1 млрд. сум тәшкил итте, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 101,5%. Акчалата керем 7% ка арткан һәм 40,6 млрд. сум тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

18.07.2020

2020 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 654 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн. 255 мең сумлык 82 карар чыгарылган. 1 млн 130 мең сумлык 19 карарның түләү срогы чыкмаган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 751 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

16.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында республиканы цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре каралды, утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

16.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унберенче утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Хөкүмәте әгъзалары да катнашты.  

15.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге әһәмиятле объектларны реконструкцияләү һәм реставрацияләү эшләре барышы белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә объектларны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә карады.

Искәртик, объектлар Татарстан Президентының аерым контролендә. Төп максат - аларны төзекләндерү һәм реконструкцияләүгә караган йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту.

15.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан урманчыларына яңа махсус техника ачкычлары тапшырды. Чара «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта узды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров һәм Казани мэры Илсур Метшин озата йөрде. 

14.07.2020

“Халык контроле” системасына ел башыннан 40 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов хәбәр итте.

Битләр: << 691 692 693 694 695 696 697 698 699 ( 700 ) >>