Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу яр буен велосипедта йөреп узды һәм әлеге территорияне үстерү планнары белән танышты.
Татарстан Республикасы Президенты Киров дамбасы - Миллениум күпере - ГИМС маршруты буенча йөрде. Яр буйларын төзекләндерү проекты яр буйлары паркларының һәм җәяүлеләр зоналарының экосистемасын булдыруны күз алдында тота. Казансуның уң як ярындагы пляж зонасын тәртипкә китерү, ял итүчеләр өчен кирәкле сервислар булдыру һәм уңайлы җәяүлеләр элемтәсе оештыру планлаштырыла.
Тагын Татарстан Президентына ял итүчеләр өчен уңайлыклар тудыру максатларында «Казан» гаилә үзәге янындагы территорияне үзгәртеп корырга – киңәйтергә тәкъдим иттеләр.
Моннан тыш, яр буен үстерү стратегиясе шәһәр кешеләре өчен су буенда актив һәм сәламәт ял итүнең яңа сценарийларын формалаштырыла.