Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авангардчылар әсәрләреннән "Казаннан шедеврлар. Рерихтан алып Кандинскийга кадәр" күргәзмәсен ачуда катнашты.
Татарстан Дәүләт сәнәгать әсәрләре музее коллекциясеннән булган бу эшләр Третьяков галереясендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган.
Күргәзмәнең үзенчәлеге – аз билгеле булган авторларның Россия музейларында сирәк очрый торган хезмәтләреннән торуы.
Күргәзмә Третьяков галереясенең Россия авангардының даими экспозициясе янәшәсендәге залларда оештырылган.
Бүген яңа экспонатлар белән РФ Президент ярдәмчесе Владимир Мединский, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Белорусов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов таныштылар.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, күргәзмә үз эшен 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, һәм бу – Татарстан Дәүләт сәнәгать әсәрләре музее фондыннан булган уникаль экспонатлар белән танышу өчен әйбәт мөмкинлек.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, Казанда модерн һәм авангард дәвере сәнгате коллекциясен формалаштыру тарихы 1920 елда башланып киткән. Һәм күргәзмә – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тагын бер мөһим вакыйга.