Яңалыклар

25.06.2020

Республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышы онлайн режимда узачак.

Трансляция Рәсми Татарстан сайтында төп биттәге сылтама буенча мөмкин булачак.  

25.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее бинасы фасадына республика башкарма хакимияте органнары төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан мемориаль такта ачылышы узды.

Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев катнашты.

25.06.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. 

Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты. 

 

25.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Казандагы сайлау участогында тавыш бирде (А.Н.Туполев исемендәге Казан Илкүләм тикшеренү техник университеты бинасы).

Искәртик, Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүе 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр дәвам итәчәк. 

 

25.06.2020

Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендәге С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае капиталь ремонттан соң ачылды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

25.06.2020

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне олы юбилей – Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! Нәкъ бер гасыр элек – 1920 елның 25 июнендә хакимият вәкаләтләре тулысынча Вакытлы революцион комитетка тапшырылып, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык комиссарлары советының Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы төзелү турындагы декреты реаль эчтәлек белән тулыландырылды.

24.06.2020

Бүген «Аэрофлот» авиакомпаниясенең бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил хөрмәтенә аталган очкычы «Казан» халыкара аэропортына очып килде. Шуның хөрмәтенә һава судносын каршы алу тантанасы оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.    

 

24.06.2020

Бүген Казанның Ирек мәйданында Казан горнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты.  

24.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан дары заводы хезмәткәрләре – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы ветераннары Дан аллеясе» мемориалын ачу тантанасында катнашты.

Чара Петров ис. паркта узды (Казан).

23.06.2020

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Саратовта ТАССР Халык Комиссарлары Советының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев каберенә чәчәкләр салды.

Бу чара Воскресенск зиратында (Саратов) массакүләм сәяси репрессия корбаннары мемориалы янында узды.

Битләр: << 701 702 703 704 705 706 ( 707 ) 708 709 710 >>