Алексей Песошин Әлмәттә булды

18.08.2020

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәттә социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.

Әлмәттә 154 гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырылды. 14 катлы йортны төзү эшләре “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына алып барылган.

Алексей Песошин яңа фатир алучыларны бу мөһим вакыйга белән котлады. “Яңа торак алу һәрвакыт иртәгәге көнгә ышанычны арттыра, алга таба планнар төзергә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләде ул.

Икътисади катлаулыкларга карамастан, илкүләм проект кысаларында барлык республика программалары һәм чаралары сакланачак, дип өстәде ТР Премьер-министры.

ТР Хөкүмәте башлыгы шулай ук Әлмәттә медицина учреждениеләрен төзү һәм реконструкцияләү эшләренең барышын тикшерде. Алексей Песошин хастаханә шәһәрчегенә автоном йөрештәге троллейбуста килде. Әлмәт мондый төрдәге 10 берәмлек электротранспорт сатып алды. Яңа троллейбуслар элемтә челтәре белән колачланмаган маршрутларга хезмәт күрсәтә ала.

Хастаханә шәһәрчегендә Татарстан Премьер-министры үзәк район хастаханәсенең тәүлек буе эшли торган стационарын карады, анда бүгенге көндә капиталь ремонт үткәрү һәм ярдәмче корпус төзү таләп ителә. Моннан тыш, Алексей Песошин Балалар хастаханәсенең яңа хирургия комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

ТР Премьер-министры шулай ук реконструкция бара торган шәһәр чистарту корылмаларын карады. Проект эксплуатация чыгымнарын киметү өчен яңа технологияләрне куллануны күздә тота. Ремонт эшләрен ел ахырында тәмамлау планлаштырыла.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.