Европа – Көнбатыш Кытай халыкара транспорт маршруты кысаларында Мәскәү – Түбән Новгород – Казан автомобиль юлын салу якындагы 3-4 ел эчендә Россиянең иң масштаблы юл проекты булачак. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Европа – Көнбатыш Кытай автоюлын төзү турындагы киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чара «Алабуга» МИЗда узды.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстанга эш сәфәре кысаларында җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
«Алабуга» МИЗ 2005 елда оештырылган. Аны ачуда шул чакта Федераль махсус икътисадый зоналарга идарә агентлыгы җитәкчелеге булган Михаил Мишустин да катнашкан.
Татарстан һәрвакыт мәгълүмат технологияләрен үстерүгә аеруча игътибарлы булды һәм күп санда ИТ-компанияләр оешуга ярдәм итте. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Иннополис шәһәрендә А.С. Попов исемендәге технопарк мәйданчыгында узган ИТ-индустрия вәкилләре катнашында узган панель дискуссиядә белдерде.
Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин очрашу уздырдылар. Очрашу А.С. Попов ис. технопаркта барды.
Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Иннополис шәһәрендә булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Казандагы Агафонов ис. клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенең яңа корпусларын төзүнең барышы белән танышты.
Искәртәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Татарстанда эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белән очрашты.
Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күп балалы гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов СМП Банк җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Яклар Татарстан белән СМП Банк арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.