Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында гала-концерт карады

18.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының һәм иҗат коллективларының гала-концертын карады.

Искәртәбез, концерт гадәттәгечә Мәскәү Халыкара музыка йортында узды.

Көн дәвамында Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре уңаеннан узучы чараларда катнашты. Химки зиратында бүген совет разведчигы Исхак Әхмеровка һәм аның хатыны Хелен Лоурига һәйкәл ачылды.

Аннары Александров бакчасында Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу тантанасы узды.

Дәүләт Третьяков галереясендә Рөстәм Миңнеханов авангардчылар әсәрләреннән "Казаннан шедеврлар. Рерихтан алып Кандинскийга кадәр" күргәзмәсен ачты.

Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты төп вакыйга булды.  

«Яңа Музыка» камера оркестры чараны ачып җибәрде.

Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясадылар. 

Мәскәү мэры Сергей Собянин ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлады, уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек теләде.  

Чара кысаларында Мәскәү Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Фидакарь хезмәт өчен» медальләрен, «Татарстан Республикасы Атказанган сәнәгать эшлеклесе» мактаулы исемнәрен, Дуслык орденын, «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медальләрен, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.