Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит ил эшләре министры Петер Сийярто белән очрашты

06.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит ил эшләре министры Петер Сийярто белән очрашты.

Очрашу Петр Сийяртоның Түбән Камага эш сәфәре кысаларында узды. Биредә бүген MOL компаниясе технологиясе нигезендә резина-модификацияләнгән битум (РМБ )җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасы булды.

Петер Сийярто белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында Венгрия белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли.

Россия белән Венгрия арасында күп еллар дәвамында төрле өлкәләрдә тигез хокуклы һәм үзара файдалы хезмәттәшлек җайга салынды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Венгрия алдынгы компанияләре – «Татнефть» һәм «MOL» арасында хезмәттәшлекне киңәйтү бик мөһим.

«ТАНЕКО»да MOL компаниясе тарафыннан эшләнгән технология нигезендә резина-модификацияләнгән битум (РМБ) производствосына нигез салынуның Татарстан-Венгрия хезмәттәшлеген үстерүгә яхшы өлеш кертүе билгеләп үтелде.

Без үзара файдалы элемтәләрне алга таба үстерүгә һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга әзер, дип белдерде очрашу азагында Татарстан Президенты.

Очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Петер Сийярто ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.

Венгрия Тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит ил эшләре министры хәбәр иткәнчә, ул Татарстанга инде икенче тапкыр килә. «2015 елда безнең Европадагы коллегаларыбыз Татарстанда Генераль консуллыкны нигә ачуыбызны аңламыйлар иде. Тик мин ул вакытта да горурландым, һәм хәзер әйтәм: без Евросоюзның Татарстанда Генераль консуллыкны ачкан беренче иле. Без Татарстанны югары бәялибез, чөнки үз тарихларын һәм мәдәниятен һәм диннәрен саклап калган илләрне югары бәялибез. Безнең хезмәттәшлек һәрвакыт үзара ихтирамга таяна иде, һәм венгрлар да, Татарстан халкы да үзләре өчен күп көч куйды. Хәзер безнең хезмәттәшлек уртак предприятие булдыру хисабына югарырак дәрәҗәгә күтәрелде", - диде Петер Сийярто.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында: «MOL» компаниясе үзенең уникаль технологияләре белән мәгълүм, һәм ул – безнең "Татнефть" компаниясе партнеры. Россия һәм Венгрия җитәкчелеге арасындагы мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә безнең күп юнәлешләр буенча актив эшләргә мөмкинлекләребез бар, һәм бүген иң мөһим юнәлешләрнең берсе – экологик юнәлеш. Без ике җитди бурычны хәл итә торган предприятие төзибез. Бу, беренчедән, шиннарны утильләштерү һәм икенчедән, иң нәтиҗәле сыйфатлы битум алу, ә бу исә сыйфатлы автомобиль юллары төзергә мөмкинлек бирәчәк. Әйе, бездә битумнар җитештерү бар, һәм без аларны җитештерә алабыз, тик менә мондый технологияләр бездә юк иде. Битумнарның заманча предприятиесе барлыкка килә, ул безнең республика ихтыяҗларын 20%ка тәэмин итә ала. «Татнефть» һәм MOL компаниясе хезмәттәшлеге – мондый проектлар күп булырга тиешлегенә яхшы мисал».

Петер Сийярто шулай ук, битумнар җитештерү уңышлы булса, БДБ илләрендә бу продукциягә ихтыяҗ барлыкка киләчәк, дигән сорауларга җавап бирде. «Бу продукцияне Россиядә сату өчен мөмкинлек ачыла, - диде ул. - Әлеге продукцияне сату-алу мөмкинлеге бар. – Әгәр беренче фаза уңышлы узса, ул вакытта Россиядә генә түгел, БДБ илләрендә дә продукциягә ихтыяҗ булачак. Ә алга таба без глобаль уңышка исәп тота алабыз", - диде Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит ил эшләре министры.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, берничә Венгрия компаниясе Россиягә, аерым алганда, Татарстанга, аның төбәге буларак, инвестицияләр кертте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.