Рөстәм Миңнеханов Казанда «Туган авылым» милли комплексында булды

07.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Туган авылым» милли комплексында булды.

Ул «Туган авылым» комплексы территориясендәге структур объектлар белән танышты, Әлфия Авзалованың иҗат үзәгендә булды. Үзәк республиканың күп милләтле халкы өчен дә, Россия һәм чит ил кунаклары өчен дә кызыксыну уятучы татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын үстерү максатыннан оештырылган. Үзәк концепциясе эшләнгән, бинаны реконструкцияләү һәм бизәү буенча барлык кирәкле эшләр башкарылган, анда татар җырчысы Әлфия Авзалованың уникаль коллекциясе, фото, аудио- һәм видеоматериаллар тупланган.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук ханнар чорының тарихи костюмнары, Татарстан Республикасы халык костюмнары коллекциясен, мөселман никахлашу йоласын уздыру өчен киемнәр коллекциясен тәкъдир иттеләр.

Комплекс территориясендә шулай ук Татарстан Республикасы халык һөнәрчелеге һәм осталары күргәзмәсе эшли – Рөстәм Миңнеханов сувенирлар кибетендә дә булды, анда һөнәрчеләр продукциясе тәкъдим ителде.

Татарстан Президентына шулай ук «Туган авылым» территориясендә кафе һәм рестораннарда пешерелә торган милли ашларның рецептлары турында сөйләделәр.

Комплекс территориясендә Рөстәм Миңнеханов илнең башка төбәкләреннән килгән күп санлы туристлар белән аралашты.

Татарстан Президентын Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев һәм башкалар озата йөрде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.