Александр Груничев: ТРда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуга билгеләнгән тарифлар – Идел буе федераль округындагы иң түбән тарифларның берсе

06.07.2021

Татарстанда соңгы биш ел эчендә торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 16%ка кыйммәтләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итте.

“Республикада яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә тоткан чыгымнарын анализладык. Ягулык, торак һәм азык-төлек бәяләренең артуы, инфляция процессларына карамастан, соңгы биш елда төбәктә коммуналь хезмәтләрнең бәясе 16%ка артты”, - диде ул.

Александр Груничев сүзләренчә, иң күп чыгымнар җылылык белән тәэмин итү һәм кайнар су өчен түләүгә туры килә.

“Коммуналь хезмәтләр структурасына анализ ясау күрсәткәнчә, үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин ителгән уртача статистик гаилә өчен түләүнең иң күп өлешен (30%тан артык) ягып җылыту ала. Иң азын - каты коммуналь калдыклар белән эш итү (5%тан азрак). Исәп-хисап Казан шәһәре мисалында ясалды”, - диде ул.

Татарстанда торак-коммуналь хезмәт өчен түләү буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә бер ел эчендә 2 миллиард сум акча тотачаклар.

“Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә гаиләнең җыелма керем өлеше Татарстанда билгеләнгән 21%тан артса, гражданнар субсидияләр сорап, яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә ала. 2021 елга социаль ярдәм чараларын түләүгә Татарстан бюджетында каралган финанслауның фаразланган суммасы 2 миллиард сумнан артып китә” - диде Александр Груничев.

Ул социаль ярдәмне алырга хокуклы булган башка категория гражданнарны да атады.

“Мондый ярдәм чаралары Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, инвалидларга, инвалид балалары булган гаиләләргә, хезмәт ветераннарына, техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә һәм күп балалы гаиләләргә күрсәтелә. Ташламалардан файдаланучыларның һәр категориясе өчен субсидияләр күләме норматив-хокукый актлар белән билгеләнгән. Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артканда, субсидия күләме арта”, - диде спикер.

Александр Груничев республикада су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә Идел буе федераль округындагы иң түбән тарифлар билгеләнгәнен әйтте.

“Идел буе федераль округында билгеләнгән тарифларны анализлап, Татарстанның иң түбән тарифлы зонада булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Безнең республика җылылык белән тәэмин итү буенча иң түбән тарифлар булган төбәкләр арасында бишенче урында тора. Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифлары буенча без дүртенче урында”, - дип билгеләде ул.

АлександрГруничев сүзләренчә, чүп-чар чыгаруга иң түбән тарифлар булган төбәкләр арасында, Мордовия һәм Чувашиядән соң Татарстан өченче урында.

Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендә кебек үк, 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бәяләр артты. Оешмаларда коммуналь хезмәтләргә тарифлар төрле булырга мөмкин.

“Ресурс белән тәэмин итүче һәр оешманың үз үзенчәлекләре булганга, билгеләнгән тарифлар күләме дә аерыла. Әйтик, Буа районының эксплуатациядәге челтәрләре 10 километрдан ким булган “Родник” җәмгыяте өчен су белән тәэмин итү тарифы бер кубометр өчен 22 сум 42 тиен тәшкил итә. Ә 52 километр челтәре булган “Тукай водоканалы” җәмгыяте өчен тариф - бер кубометрга 48 сум 24 тиен”, - диде спикер.

Александр Груничев сүзләренчә, 2021 елга 737 тариф карары кабул ителгән, 50дән артык идарә утырышы үткәрелгән.

“Тарифлар икътисади яктан нигезләнгән барлык чыгымнар һәм коммуналь ресурсны гамәлгә ашыруның исәп-хисап күләме нигезендә һәр оешма буенча аерым билгеләнә. Барлык тарифлар да Россия Федерациясенең социаль-икътисади үсеше фаразы нигезендә кабул ителде”, - дип ассызыклады ул.

 


“Татар-Информ” МА материаллары буенча