Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда объектлар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Күчмә киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киңәшмә барышында юллар төзелеше объектлары каралды. Шулай итеп, объектларның берсе – Несмелов урамыннан алып «Идел» М-7 федераль әһәмияттәге автомобиль юлына кадәр автомобиль юлы салу. Аңлатмаларны транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов биреп барды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Вознесение трактының Гвардия урамыннан алып федераль әһәмияттәге М-7 «Волга» автомобиль юлына кадәр төзүнең барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, эшләр ике этапта үткәреләчәк. Беренче участок төзелеше – Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр Вознесение тракты. Вознесение тракты Казаннан М-7 федераль трассасына бишенче төп чыгу урыны булырга тиеш. Фаразлар буенча юл төзү вакыты биш ел дип исәпләнә.
Казанны транспорт ягыннан үстерүнең тагын бер мөһим объекты – Зур Казан боҗрасы төзелеше (Тихорецк - Магистраль -Меховщиклар ур.).
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Мирный бистәсендә (Казан) тренировкалар һәм чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча ярышлар уздыру өчен спорт комплексы төзелешенең барышы белән танышты. Әлеге объект буенча аңлатмаларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин биреп барды.