Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» АҖдә резин-модификацияләнгән битум җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасында катнашты

06.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов MOL компаниясе технологиясе нигезендә резин-модификацияләнгән битум (РМБ) җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасында катнашты.

Чара Түбән Камада («ТАНЕКО»АҖ) узды.

Чарада шулай ук Венгрия тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит ил эшләре министры, икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сийярто да катнашты.

MOL (Венгрия) компаниясе технологиясе буенча әзерләнгән резин-модификацияләнгән битум инновацион технология продукты булып тора һәм резин битумнар җитештерүнең гамәлдәге алымнарын берләштерә, аларның кимчелекләрен минимальләштерә яки бетерә. Проект «яшел технологияләр» гә карый һәм әйләнә-тирә мохиткә углерод диоксиды, эшкәртелгән автомобиль шиннарын эшкәртү өлешендә тискәре йогынтыны киметә.

«Бүген без яңа производство төзелешенә старт бирәбез. Бу продукт, резин-модификацияләнгән битум, бик күп югары сыйфатларга ия, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без - температуралар бик каты үзгәреп торучы төбәк. Һәм әлеге битумны кулланып төзелгән эксперименталь юл яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. 25 мең тонна – бу республиканың битумга булган ихтыяҗының 20% ы дигән сүз, һәм мин ышанам ки, киләчәктә әлеге битумга ихтыяҗ тагын да күбрәк булачак. MOL Венгрия компаниясенә, шулай ук Россия һәм Венгрия җитәкчелегенә Татарстан Республикасы территориясендә мондый проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә".

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге вакыйга - «Татнефть» Татарстан компаниясе һәм MOL Венгрия компаниясенең уртак проектларны гамәлгә ашыруның яхшы үрнәге.

Венгрия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше - Татарстан һәм Венгриянең эре компанияләре - «Татнефть» ГАҖ һәм МОЛ Груп арасында үзара хезмәттәшлек итү.

«ТАНЕКО» АҖ һәм МОЛ Груп - резин-модификацияләнгән битум җитештерү буенча уртак инвестицион проект төбәк дәрәҗәсендә Россия - Венгрия хезмәттәшлеген киңәйтүгә яхшы өлеш булыр дип көтелә.

Чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һ. б. катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.