Рөстәм Миңнеханов «Ромекс-Кубань» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Прокопенко белән очрашты

07.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ромекс-Кубань» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Прокопенко белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, республика ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев һәм башкалар катнашты.

Яклар республика территориясендә уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча алга таба адымнар турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, элек «Ромекс-Кубань» компаниясе Татарстанда Зеленодольсктагы сәнәгать мәйданчыгы өчен күпләп сату-бүлү үзәген ачкан иде, шулай ук Ozon онлайн-платформасы өчен логистик хаб төзүне гамәлгә ашырды.

Белешмә өчен:

Romex Group-Россиянең көньяк инвестиция-девелопер холдингы. Инвестицияләр, төзелеш һәм идарә өлкәсендә эшли, коммерциячел һәм күчемсез торак милке өлкәсендә проектларны тормышка ашыра.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.