Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы бу елда гомуми мәйданы 4 млн. 700 мең кв. метр булган 769 күп фатирлы йортны үз эченә алачак. Программаның финанс күләме 6 млрд. 441 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районында булды, анда ул район Советының хисап утырышында катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Роман Шәйхетдинов район предприятиеләре һәм оешмалары казанышлары күргәзмәсен карады.
Республиканың иминлеге һәм икътисадый үсеше һәр предприятиенең нәтиҗәле эшенә бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Чара «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә узды.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов республиканың сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе белән танышты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга-Skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Тантаналы чара бүген «Алабуга Политех» мәгариф үзәге мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы 30 млрд. сум күләмендә өстәмә инвестицияләрне хуплады. Советның чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус икътисадый зонага эш сәфәре кысаларында уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы судьяларының XV хисап-сайлау конференциясендә катнашты.
Чара «Корстон» КСКК (Казан) мәйданчыгында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Тәтеш муниципаль районы Советының киңәйтелгән XVIII утырышында катнашты.
Тәтешкә эш сәфәре барышында Әсгать Сәфәров шулай ук балыкчылык тарихы музеенда булды һәм универсаль спорт мәйданчыгы булган спорт комплексы төзелешенең барышы белән танышты.
Совет утырышы башланганчы ул Тәтеш районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, предприятиеләре һәм мәгариф оешмалары күргәзмәсен карады.
Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү – республиканың барлык тармаклары һәм муниципаль берәмлекләре өчен мөһим бурыч. Моның өчен министрлыкларга һәр предприятие икътисады үсеше өчен резервларны җентекләп анализларга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды.
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты күргәзмә белән танышты, аның кысаларында Татарстан эшкуарларының проектлары һәм бизнесны үстерүнең иң кирәкле инструментлары белән танышты.