Рөстәм Миңнеханов: Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү – барлык тармаклар өчен дә мөһим бурыч

17.02.2022

Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү – республиканың барлык тармаклары һәм муниципаль берәмлекләре өчен мөһим бурыч. Моның өчен министрлыкларга һәр предприятие икътисады үсеше өчен резервларны җентекләп анализларга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды.

Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты күргәзмә белән танышты, аның кысаларында Татарстан эшкуарларының проектлары һәм бизнесны үстерүнең иң кирәкле инструментлары белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хакимиятнең барлык дәрәҗәләре өчен төп макроикътисадый бурыч – инвестицион активлыкны стимуллаштыру. Еллык үсеш кимендә 5% инвестицияләр тәшкил итәргә тиеш. Ул искәрткәнчә, ил Президенты тарафыннан компанияләр табышын җитештерүне үстерү бурычы куелган. «Узган ел нәтиҗәләре буенча республика предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан якынча 650 млрд. сум күләмендә табыш алынган. Безнең предприятиеләр директорларына һәм милекчеләренә мөрәҗәгать итәм – бу финанс ресурслары Татарстанда калырга һәм инвестицион проектларны эшләтеп җибәрү һәм сезнең продукциянең конкурентлылык сәләтен арттыру өчен база булып торырга тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Ул инвестицияләр өчен көрәштә ил төбәкләре арасында көндәшлек арта баруына игътибар итте. Татарстан сәнәгать мәйданчыклары инвесторларның кабул ителә торган карарлары тизлеге, административ процедураларны киметү, инфраструктура сыйфаты һәм ресурслар белән тәэмин итү таләпләренә туры килергә тиеш. Соңгы елларда илдә 8 яңа МИЗ булдырылды. Рөстәм Миңнеханов республика махсус зоналары һәм ТОСЭР эшен активлаштырырга өндәде.

Муниципалитетларда икътисадый үсеш өчен җитди резервлар бар, дип билгеләп үтте ТР Президенты. «Башлыклар эшенең нәтиҗәлелеге инвестицияләр җәлеп итү динамикасы, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, шулай ук сәнәгать парклары эше белән билгеләнә. Бу елга максат – кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүчеләр санын 800 мең кешегә җиткерү. Кече һәм урта эшкуарлыкны системалы рәвештә үстерү белән шөгыльләнүче районнар социаль-икътисадый үсеш рейтингында алдынгы урыннарны били. Шул ук вакытта бизнесны үстерүгә җитәрлек игътибар бирмәүче районнар да бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Районнар икътисадын үстерү өчен тагын бер резерв – сәнәгать парклары. Аларның резидентлары сәнәгать җитештерүе күләменең якынча 10%ын формалаштыра. 2021 елда 7 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган. Паркларны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган: резидентлар өчен салым ташламалары, төзелешкә кредитлар бирелә. Шуның белән бергә 9 районда аудит нәтиҗәләре буенча сәнәгать парклары билгеләнгән таләпләргә туры килми. Нәтиҗәдә, аларның резидентлары дәүләт ярдәме инструментларыннан файдалана алмый. Рөстәм Миңнеханов әлеге районнар җитәкчелегенә сәнәгать мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар күрергә кушты.

Татарстан Президенты шулай ук предприятиеләрнең салым бурычын билгеләп үтте, ул 1 нче гыйнварга 8,5 млрд. сум тәшкил итә. Ул тармак министрлыкларына, Финанс министрлыгы, Икътисад министрлыгы, салым органнары һәм муниципалитетлар белән берлектә, бурычлы предприятиеләрнең һәрберсе буенча хәлне ачыкларга кушты.

ТР вице—премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үз докладында хәбәр иткәнчә, 2021 ел ил һәм республика икътисадын пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кайтару белән характерлана. Республиканың тулаем төбәк продукты үсеше темпы 103,8% булганда 3 трлн. 354 млрд. сум тәшкил итте. Икътисадый үсешнең төп факторлары: сәнәгать производствосының яңа куәтләрен гамәлгә кертү, система барлыкка китерүче оешмаларны йөкләндерү, нефть продуктларын, химия продукциясен һәм машина төзелеше җитештерүен үсеше, нефть чыгару күләмен этаплап арттыру, шулай ук тулаем эш активлыгын җанландыру.

Муниципаль берәмлекләр буенча өстәлгән кыйммәтне формалаштыруга төп өлешне Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнары кертә.

Мидхәт Шаһиәхмәтов искә төшергәнчә, элек Россия Президенты тарафыннан төп капиталга инвестицияләр үсешен 2020 ел күрсәткече белән чагыштырганда кимендә 70%ка җиткерү бурычы куелган иде. Ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда максатчан күрсәткечкә ирешелгән – 2021 елда инвестицияләр үсеше темпы 104,5% яки 680 млрд.сум тәшкил иткән. 2022 елга максат – кимендә 104,7% (745 млрд. сум) тәэмин итү.

Тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итүдә мөһим факторларның берсе дип министр кеше капиталын үстерүне атады, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру аша да. 2022 елда илкүләм проектлар чараларын финанслау лимиты 29,4 млрд. сум күләмендә билгеләнгән. Акчаларның күп өлеше, алдагы еллардагы кебек үк, капиталь төзелеш һәм юл хуҗалыгы объектларына юнәлдереләчәк.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, икътисадый үсешне тәэмин итүдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мөһим фактор булып тора, анда республика икътисадында мәшгуль кешеләрнең 40%тан артыгы хезмәт куя. 2021 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә үзмәшгульлекләрдән башка 625 меңнән артык кеше эшләгән, 2020 ел белән чагыштырганда 6%ка арткан.

Административ киртәләрне киметү кысаларында төбәк һәм муниципаль хезмәтләрнең 125 төре электрон рәвешкә күчерелгән, шуларның 80е – эшкуарлар өчен хезмәт. Әлеге эш хезмәт күрсәтү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.