Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы бу елда гомуми мәйданы 4 млн. 700 мең кв. метр булган 769 күп фатирлы йортны үз эченә алачак. Программаның финанс күләме 6 млрд. 441 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы искә төшергәнчә, торак фондын, социаль билгеләнештәге объектларны һәм торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өлкәсендә республика программаларын гамәлгә ашыруның актив фазасы башлана. ТР Хөкүмәте күрсәтмәләре белән раслана торган 31 программаның 26сы расланды. Тагын 3 программа буенча күрсәтмәләр проектлары ТР Министрлар Кабинетына керде.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында сөйләгәндә, Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 17 февральгә 85 күп фатирлы йорт буенча проект-смета документларын эшләү һәм лифтларны алыштыру буенча эшләрне башкару өчен электрон аукцион үткәрү турында хәбәр урнаштырылган. Тагын 89 йорт буенча документлар тапшырылмаган.
«Күпчелек очракта төп тоткарлаучы фактор – торак милекчеләре җыелышлары беркетмәләре булмау, - диде министр. - Бүген бу процесс максималь рәвештә оптимальләштерелгән, җыелышлар электрон формада үткәрелә, ә тавыш бирү ТКХ дәүләт мәгълүмат системасында башкарыла».
Марат Айзатуллин шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында түләү хисаплау эше турында да сөйләде.
Шулай итеп, февраль аенда алынган түләү документларында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр хисаплау анализланды. Исәпләүләрнең дөреслегенә һәм җылылык өчен түләү күләмен куллануга бәйле хокук бозулар үткәрелгән анализ нәтиҗәсендә ачыкланмады. «Җылылык өчен түләүләрнең үзгәрүенә кулланылган җылылык энергиясе күләменең артуы йогынты ясады. Җылылык өчен түләү йорттагы уртак исәпкә алу приборлары белән теркәлгән җылылык энергиясен фактта куллану буенча башкарыла», - дип ассызыклады министр.
Аның сүзләренә караганда, җылылык энергиясе күләмен үзгәртүгә температура режимы йогынты ясый. Температура режимын һәм куллану күләмен анализлау күрсәткәнчә, 2022 елның гыйнварында, 2021 елның декабре белән чагыштырганда, җылылык энергиясен куллану күләме Казан шәһәре буенча - 27%ка, Чаллы шәһәре буенча 30%ка арткан.
Моннан тыш, температура режимын анализлау күрсәткәнчә, 2022 елның гыйнвары 2021 елның декабреннән салкынрак булган. 2022 елның гыйнварында Казан шәһәрендә приборлар күрсәткечләрен төшерү вакытында уртача тәүлеклек температура 6,7 градуска салкын иде, Чаллы шәһәре буенча - 6,9 градуска. Җылылык энергиясен исәпкә алу буенча йорттагы уртак приборлар күрсәткечләре һәр айның 23 числосыннан төшерелә. Декабрь ае өчен күләмнәрдә ноябрь азагы күләмнәре исәпкә алынган, ул вакытта температура режимы күпкә җылырак булган.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә шул исәптән кергән мөрәҗәгатьләргә анализ ясалган, гражданнарга исәп-хисап приборлары күрсәткечләрен тапшыру һәм түләү исәпләү фактларын ачыкламаган.
Алга таба барлык мөрәҗәгатьләр Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан контрольгә алыначак», - диде Марат Айзатуллин.