Әсгать Сәфәров Тәтеш муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты

18.02.2022

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Тәтеш муниципаль районы Советының киңәйтелгән XVIII утырышында катнашты.

Тәтешкә эш сәфәре барышында Әсгать Сәфәров шулай ук балыкчылык тарихы музеенда булды һәм универсаль спорт мәйданчыгы булган спорт комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Совет утырышы башланганчы ул Тәтеш районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, предприятиеләре һәм мәгариф оешмалары күргәзмәсен карады.

«Тәтеш муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында» төп нотык белән Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов чыгыш ясады. Ул мәгариф, медицина, социаль өлкә, спорт һәм мәдәният үсешенә аерым игътибар юнәлтеп, икътисадның барлык өлкәләренең торышына җентекле анализ ясады.

2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында Казан вертолетлар заводы филиалы директоры Сергей Федотов, «Бакырчы» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров хәбәр иттеләр.

Депутатлар алдында чыгыш ясаганда, Әсгать Сәфәров 2021 елда Татарстанның социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләрен тәкъдим итте, муниципалитетның халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә, шәһәр һәм районның алга таба тотрыклы үсешенә объектив бәя бирде. Тулаем алганда, нәтиҗәләр уңай, әмма, һичшиксез, Тәтеш районының потенциалы югарырак», - дип билгеләп үтте Әсгать Сәфәров һәм халыкның керемнәрен арттыруга һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм чараларына аерым игътибар бирергә кушты.

Тәтеш муниципаль районы Cоветы утырышы алдынгы белгечләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.