Яңалыклар

25.01.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Главтатдортранс» ДКУ белгечләренә юл контроле автомобильләрен тапшыру тантанасында катнаштылар. Чара Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.

25.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.

Куйбышев тимер юлы һәм Татарстан Республикасының уртак проектларын гамәлгә ашыру, тулаем тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

25.01.2022

Кадерле дуслар! Сезне  Россия студентлары көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

Россиядә беренче университет ачылган вакыттан җәмгыятьтә  Студентлар бәйрәме укучы яшьләрнең бердәмлеге, татулыгы, туганлыгы билгесе буларак кабул ителә. Татарстанның югары уку йортларында белем алучы 140 меңнән артык  егет һәм кыз бу көнне тантаналы төстә билгеләп үтә. Үсү-камилләшүне, алгарышны өстен күргән,  тырыш, актив, талантлы яшьләр – безнең мактанычыбыз. Аларның укуда гына түгел, фәндә, спортта, сәнгатьтә казанышларга омтылуы хөрмәткә лаек.

24.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Казахстанга кыска вакытлы эш сәфәренә килде (2022 елның 23-24 гыйнвары).

24.01.2022

Бүген Казахстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Алихан Смаилов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Хөкүмәте башлыгына Казахстан һәм Россия Федерациясе төбәге – Татарстан Республикасы арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

24.01.2022

Бүген Казахстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖнең Акмолла автоүзәгендә булды. Аны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.

23.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәренә килде. Нурсолтан халыкара аэропортында аны Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр каршы алды.

22.01.2022

Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану өлкәсендәге хәл турында Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

22.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексында милли проектларны гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

22.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча республика программалары турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << ( 511 ) 512 513 514 515 516 517 518 519 520 >>